21 августта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, күзәтчелек органнары, шул исәптән Торак инспекциясе һәм башка ведомство вәкилләре шәһәрдәшләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

Мөрәҗәгатьләрне +7 (843) 236-00-71 телефоны аша, шулай ук «Макс» мессенджерында +7 (965) 593-86-64 номеры буенча 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр юлларга мөмкин.