Түбән Каманың шәһәр зиратында территорияне чүп-чардан арындыру һәм тәртипкә китерү буенча өмә оештырыла. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. 

Акция 21 августта узачак. Катнашучыларны 08:00 сәгатьтә Дан аллеясында, 80нче чаңгы батальоны стеласы янында көтәләр. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өмәгә уңайлы, ябык киемнән һәм баш киеменнән килергә, калын эш перчаткалары алырга киңәш ителә. Мөмкинлеге булганнар үзләре белән тырма, көрәк, балта, секатор һәм чүп җыю өчен ныклы капчыклар да алып килә ала.

Белешмәләр өчен телефон: +7-917-247-72-94 (Куприянова Татьяна Адиславовна).