Түбән Камада питбайк катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 18 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 19 августта кичке сәгать 9лар тирәсендә Красный Ключ бистәсенең Советская урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, балигъ булмаган мотоцикл йөртүчесе идарәне югалтып, металл коймага килеп бәрелгән.

Яшь егет ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлакәт урынында үлгән. Аның пассажиры булган 18 яшьлек кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Бүген төнге сәгать 3:30да кыз реанимация бүлегендә вафат булган.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү үткәрелә.