Шәһәребез Җыелма командасы шахмат буенча халыкара онлайн-турнирда уңышлы чыгыш ясады. Киң колачлы ярышта Түбән Кама данын тренер Камил Шәйхетдинов шәкертләре яклады.

«Безнең өчен башка илләрдәге яшьтәшләр белән мондый форматта уйнау — беренче тәҗрибә. Шуңа күрә бу турнир безгә аеруча кызык», — дип сөйләде тренер Камил Шәйхетдинов.

Ярышта 20 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша. Һәр команда составында алты шахматчы бар. Турнирның төп шартларының берсе — командада ким дигәндә бер кыз шахматчы булу.

Түбән Кама командасының лидерларыннан берсе — Андрей Горин. Ул Татарстан ир-атлар арасында уздырылган ачык чемпионатта көмеш медаль яулаган шахматчы. Андрей өчен дә әлеге турнир халыкара дәрәҗәдә көч сынашуның беренче тәҗрибәсе булды. «Минем өчен бу — халыкара дәрәҗәдәге беренче уен. Мондый зур күләмле ярышта катнашу бик кызык», — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Андрей Горин.

Онлайн ярышта гаделлекне тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелә. Уенчыларга читтән ярдәм күрсәтү яки киңәш бирү мөмкинлеген булдырмау өчен, судьялар шахматчыларның барышын веб-камералар ярдәмендә күзәтеп тора. Шулай итеп, һәр катнашучының мөстәкыйль уйнавы контрольдә тотыла.

Турнир барышында барлыгы 2000нән артык партия уйналды. Һәр Җиңү өчен катнашучыларга очколар бирелде. Ярыш ахырында командаларның Җыйган очколары исәпләнеп, шул нәтиҗәләр нигезендә Җиңүчеләр билгеләнде.

Халыкара онлайн-турнир яшь шахматчылар өчен үз осталыкларын сынау, башка төбәкләр һәм илләрдән килгән яшьтәшләре белән тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булды.