Түбән Камада 17 яшьлек егет питбайк йөртүче һәлак булган. Аның белән бергә 18 яшьлек кыз да булган. Пассажирны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Тик берничә сәгатьтән ул да реанимация бүлегендә аңына килмичә үлгән. 

Красный Ключ бистәсендәге үзәк урам. Ул читендә питбайк ята. Беренчел фаразлар буенча, 17 яшьлек яшүсмер идарәне югалтып, металл коймага бәрелгән. Авария кичке тугызлар тирәсендә теркәлгән. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр килә. 

«Беренчел фаразлар буенча, Красный Ключ бистәсенең Үзәк урамында питбайк йөртүче тизлек режимын бозып хәрәкәт иткән. Идарә итү хокукы булмаган егет бордюр ташына бәрелгән, шуннан соң питбайк әйләнеп капланган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөртүче урында ук һәлак булган», – дип хәбәр итте Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов

Аның белән бергә 18 яшьлек кыз да булган. Пассажирны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

«Пассажир кыз төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Аңына килмичә һәлак була», – дип хәбәр итте Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов

Хәзер фаҗига сәбәпләре ачыклана. Тикшерү эшен прокуратура контрольгә алган. Инспекторлар яшүсмерләрне һәм әти-әниләрен куркынычсызлык таләпләренә аеруча җитди карарга чакыра. Түбән Камада әлеге сорау аерым игътибар үзәгендә. Юлларда тәртип урнашу өчен Татарстан дәүләт автоинспекциясенең махсус батальоны мототөркеме җәлеп ителгән.