Ниндидер сукмак белән шактый ара үтеп, ял итәргә утырдык. Миңа пешерергә булышкан Саша белән казах егете Саябек итне дә, бәрәңгене дә учак өстеннән үзләре белән алганнар икән. Рәхәтләнеп тамак туйдырдык.
Дәвамы. Башы 14 август саннында
Икенче көнне иртәнге якта кемнәрнеңдер сөйләшкәнен ишетеп, сагаеп калдык. Үзебез яшеренеп яткан куаклар арасыннан карасак, Җилкәләренә аскан автоматларын әзер тотып, 16 немец солдаты әкрен генә безнең якка таба килә. Лейтенант аларны якын Җибәреп, үзенең командасы буенча гына ут ачарга кушты. Ут ачтык. Фрицларның берсе дә исән калмады. Шулай итеп, ашарыбызга коры паёклы, тартырга тәмәкеле булдык. Коралларыбызны да тулыландырдык.
Урманда кача-поса йөргәнебезнең 13 нче көненең иртәсендә куе томан төште. Без урман читенә чыгып, чокырлы, түбән урыннан шуышып барып, Днепр ярына якынлаштык. Бераздан немец сакчыларына тап булдык. Биш-алты метр арадан берсенең ашап утырганы, икенчесенең башын Җилкәсенә салып, йоклап утырганы күренә. Беренчесенең артыннан килеп, авызын томалап, буып үтердек. Икенчесен өлкән сержант Сомов башына капчык кигезеп, муенына пычак белән сызды.
Елга киң, аркылы чыгар өчен нәрсә дә булса табарга дип, яр буйлап киттек. Күпмедер баргач, снарядмы, бомбамы эләгеп таралган машина янына килеп чыктык. Ватылып бетмәгән әрҗә такталарын кайсын бау, кайсын тимерчыбык белән агачларга ныгытып бәйләдек тә, салны суга сөйрәп төшердек. Кулларыбызга ишкәк урынына кем такта, кем таяк тотып, үзебез белән булган әйберләрне алып, салга утырдык. Тик Саябек кенә утырмады. — Мин бу елганы йөзеп кенә чыгам, — диде ул.
Икенче як ярга чыгып Җитәргә аз гына ара калганда, Саябекның: — Коткарыгыз! — дип кычкырган тавышы ишетелде. Немецлар ягыннан безнең өскә яктырта торган ракеталар очты. Пулемёттан, миномёттан ата башладылар. Ярга чыгып Җиткәч, Вася исемле егетебезгә пуля тиеп, ул үлде. Казах егете Саябекның да бүтән тавышы ишетелмәде, үзе дә күренмәде. Васяны читкәрәк алып китеп, Җирләдек.
Бер чокырлы урында туктагач, лейтенант планшетыннан карта чыгарды да, үзен плащ белән капларга кушты. Ул анда фонарь яктысында барасы маршрутны билгеләде. Чокыр-чакырлар аша ике сәгатьләп барганнан соң, үзебезнекеләр янына килеп чыктык. Безне ашатып, киендереп, бер көн ял иттерделәр дә, Мәскәү астындагы аерым запас полкка Җибәрделәр.
Ноябрь аеның салкын бер көнендә тупланган урыныбызны алыштырыр өчен, безнең батальон дүрт машинага утыз бер кеше төялеп, юлга чыктык. Сазлыклы түбән урынны кичкәндә, машиналарыбыз батып, озак букса әйтергә иткәнлектән, бензин бетте. Комбат бар калган бензинны Җыеп алдыртты да, бер машинаны заправить иттереп, ягулык алып килергә Җибәрде. Без ачык кырда торып калдык. Бервакыт һавада немецның «Рама»сы күренде. Безнең өстән бер-ике әйләнде дә китеп барды. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде. Унике бомбардировщик очып килеп, безнең өскә бомба яудыра башлады.
Машиналар дөрләп яна! Без йөгерешеп, төрле якка таралыштык. Бомбалар алда да, артта да, янда да шартлый. Саргайган үләнле болын кыры актарылып, кара Җиргә әверелде. Үлем китерә торган йөкләрен ташлап бетергәч, очкычлар китеп югалдылар.
Мин бомбардировщиклардан качып йөгергәндә, аякның яраланганын да сизмәгәнмен. Винтовканың штыгы итек кунычын ярып кергән дә сынып калган. Итек тулы кан. Итекне салып аттым да, иптәшләрне эзләп киттем. Утыз бер кешедән унҗидебез исән калган. Аларның да Җидесе каты яралы. Таза гәүдәле санитар егетебез Андрейдан ярамны бәйләткәннән соң, аякка икенче итек табып кидем.
Бензинга дип киткән машинабыз да әйләнеп кайтты. Тик шушысыннан башка бер төзек машина да калмаган иде инде. Яралыларны машинага төяп, күренеп торган урман ягына киттек. Урманда машинага маскировка ясап, үзебез немецлардан калган окопларга урнашып та бетә алмадык, утызга якын фашист очкычы килеп, безнең өскә бомба яудыра, пулемёттан ата башладылар. Аларның бу һава атакасы артык зыян китермәде.
Бераз тынычлангач, ашарга Җыелыша гына башлаган идек, тагын унике очкыч килеп чыгып, безгә бомбалар ташлый башладылар. Күрше окопка төшкән бомба шартлаудан, һава дулкыны рядовой Шабаевны минем яныма күтәреп атты. Ярасы булмаса да, нык контузия алган иде. Аны яралылар янына урнаштырдык. Бомбардировщиклар төнлә дә бомбага тоткач, без икенче урынга күчендек. Монда да безнең өстә разведка очкычы — «Рамка» — очып йөрде. Җиренә Җиткереп ясалган маскировка аркасында безне күрмәде, ахры, немец самолётлары яңадан күренмәде.
Сугышта бомба астында күп калырга туры килде. Бомбардировщиклар кайчагында, психик эффект өчен, бомбалар белән бергә ике ягы да ачылган буш мичкәләр да ташлыйлар. Болары күңелгә шом салып, шундый нык сызгырып төшә.
Дәвамы бар
MAX
