Бу язма Бөек Ватан сугышында катнашкан Хаккый Кашафетдин улы Кашаповның истәлекләренә нигезләнә. Үз кулы белән язган истәлекләр дәфтәрен аның улы, шәһәрдәшебез Фәрит, безгә тапшырган иде. Алга таба вакыйгалар аның исеменнән тасвирланачак.

1939 елны тракторчылар курсын тәмамлап, Җиде ай тракторда эшләгәннән соң, шул ук елның ноябрь башында мине армиягә алдылар. Казахстанның Ишим шәһәрендә урнашкан автополкта танк башнясы атучысына (стрелок) укыганнан соң, 1940 елның февраль ахырында танк бригадасына беркеттеләр.

Безнең танк бригадасын көнчыгышка – Жуков армиясенә Җибәрделәр. Бер ай буе Монголиядә, японнарның сугыш башлавын көтеп, аларга каршы торырга әзерләндек. Әмма сугышны японнар түгел, фашистлар Германиясе башлаган булып чыкты.

Танкларны поездга төяп, Смоленскига кадәр бардык. Смоленскидан танкларда Белоруссиянең Борисов юнәлешенә китеп, сугышка кердек. Атака белән керәбез дә – чигенәбез, керәбез дә – чигенәбез. Чираттагы атакадан соң, ягулык бетү сәбәпле, танкларны урман янындагы бер аланга тупладык. Ягулык китерүче юк. Мине кечкенә генә полк кухнясына (пекарняга) ипи пешерергә куйдылар.

Икенче көнне, чолганышта калганыбызны аңлап та бетермәгән идек, һавада бер көтү фашист самолеты күренде дә, безнең өскә бомба ява башлады. Мин урманга таба йөгердем. Бомба шартлаулары, самолет тавышлары тынып, кире үзебез тупланган урынга килгәч, шаккаттым – Җирнең асты-өскә килгән! Ичмасам, бер исән калган кеше дә күренми! Чамалап, поход пекарнясы урынын таптым. Пычрак Җир өстендә яткан берничә ипи кисәге белән бурсыган он күреп, биштәремә салдым да, исән калганнарны очратуыма өмет итеп, юлга чыктым. Шул тирәләрдә бер тәүлек йөреп, бер тере Җанны да очратмадым. Ашарга да, эчәргә дә бетте. Ачка түзәргә була, тик менә үтереп су эчәсе килә!

Бер мәлне колакка танк двигателе эшләгән тавыш ишетелгәндәй булды. Шул якка киттем. Урман читендәге басуга килеп чыксам, анда бер ЧТЗ тракторы Җир сөреп йөри. Трактор янына баргач, тракторчы кабинадан төшеп, минем хәлемне белеште. Мин аннан: – Сугыш бара бит, ник сөрәсең? – дип сорадым. Ә ул миңа: – Сугыш бик озакка сузылмас, әмма, менә, Җирне үз вакытында эшкәртергә кирәк! – диде. Ул вакытта сугышның дүрт елга сузыласын кем белгән?!

Зур канистрасыннан туйганчы су эчеп, аннан каскама да су тутыргач, аңа рәхмәт әйтеп, саубуллашып китеп бардым. Егерме минутлык юл үткәнмендер, бер лейтенант һәм ике солдат белән очраштык. Алар да минем кебек суга тилмереп йөргән булганнар. Кабат трактор янына барып, су эчтек.

Ачыклыкка чыкмыйча, урман эченнән генә йөри торгач, безгә тагын сигез солдат кушылды. Шулай итеп, без унике сугышчы булдык.

Днепр елгасының ике як ярыннан да кара-каршы ут ачкалуларыннан, безнең гаскәрләрнең аръякта икәнен аңладык. Безгә, ничек булса да, елганың теге ягына чыгарга кирәк. Бу Җиңел эш түгел. Урманнан күренеп тора: күпер шартлатылган, елга яр буен немецлар саклый.

Ашарлык ризыгыбыз калмагач, кояш баеп, караңгы төшү белән, өч кеше якындагы авылга киттек. Саклык белән генә иң чиктәге йортның тәрәзәсен шакыгач, бер карт чыкты. Ул безгә ярты капчык бәрәңге һәм чиләк тутырып ит бирде. Барыбер фашистлар алачак дип, сыерын суйган булган икән. Карт авылда немецлар бар дип кисәткәч, аңа рәхмәт әйтеп, саклык чараларын күреп, кире юлга чыктык.

Урман эчендә калганнар безнең кире кайтканны түземсезлек белән көткәннәр. Алдан әзерләп куйган ботак-чатыкка ут тергезеп, учак өстенә ит белән бәрәңгене пешерергә куйдык. Бу эшне миңа һәм Саша исемле солдатка йөкләделәр. Калганнар йокларга ятты. Итебез пешеп Җитте. Онытылып йоклаган иптәшләрне уятырга дип, учак яныннан читкәрәк киттем. Күк йөзе аяз. Күктә йолдызлар Җемелди, ай балкый.

Шулчак 30-40 метр читтәрәк, агачлар арасыннан ниндидер шәүләләрнең әкрен генә безгә якынлашуын күрдем. Хәлне бик тиз аңлап, агач артына ышыкландым да: – Тревога! Немецлар! – дип кычкырдым һәм бер шәүләгә төзәп, винтовкадан ут ачтым. Лейтенант безгә атака белән немецлар өстенә ташланырга боерды. Моны көтмәгән немецлар йөгерешеп читкә таралышты. Арттан атып, бер кече сержантны үтерделәр.

Инсаф Кашапов