ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агробизнесны үстерү программасы кысаларында крестьян-фермер хуҗалыкларына грант бирү өчен гаризалар кабул итә. Бу — сайлап алуның икенче этабы. Финанс ярдәме федераль бюджет акчалары катнашында күрсәтелә.

КФХны үстерү өчен грант күләме 5 миллионнан 30 миллион сумга кадәр. Аның төгәл күләме гариза бирүченең үз акчаларын күпме күләмдә кертәчәгенә бәйле. Гаризалар «Электрон бюджет» системасы аша кабул ителә.

Гариза бирү шартлары, грант бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, мондый дәүләт ярдәме чаралары «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Программада катнашу фермерларга хуҗалыкларын үстерергә, җирле продукциянең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга һәм Татарстанның аграр тармагын ныгытырга мөмкинлек бирә.