7 августта, Җомга көнне, шәһәрнең үзәк мәчете гадәттәгечә халык белән тулы иде. Җомга намазына Җыелган мөселманнар алдында Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләп, мөселманнарны изге гамәлләрдә, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган игелекле проектларда актив катнашырга чакырды.
Вәгазьдән соң, Җомга намазы укылгач, мәхәллә Җыелышы узды. Анда мөхтәсибәтнең эшчәнлеге, алда торган бурычлар һәм игелекле проектлар турында сөйләштеләр.
«Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге директоры Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов үзәктә башкарылган зур эшләр турында сөйләде. Ул «Ихлас»та иминлек дәрәҗәсен беренче категориягә күтәрү буенча катлаулы һәм шактый чыгымлы этапның тәмамлануын билгеләп үтте. Хәзер түбәне ремонтлау һәм бинаның фасадын Җылыту бурычы тора.
Җыелышта Салих хәзрәт шулай ук мөхтәсибәтнең эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен яңа билгеләнүләр турында мәгълүмат Җиткерде. Яңа үзгәрешләрнең Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән мөхтәсибәт эшчәнлеген камилләштерүгә, мәхәлләләр белән хезмәттәшлекне ныгытуга һәм халыкка күрсәтелә торган ярдәмне арттыруга хезмәт итүе көтелә.
Әйтелгән фикерләр бер максатка — бердәмлекне ныгытуга, игелекле эшләрне арттыруга һәм Җәмгыятькә файдалы гамәлләрне бергәләп тормышка ашыруга юнәлтелде.

MAX
