Элекке Пионерлар йорты яңа форматта эшли башлады. Хәзер ул Илдус Садыйков исемендәге «Беренчеләр йорты» дип атала. Яңартылган бинаны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Ул балалар һәм остазлар белән аралашты.

Беренче сыйныфка баручылар Татарстан Рәисен көчле алкышлар белән каршы алды. Рөстәм Миңнеханов 25 балага мәктәп букчалары бүләк итте. Ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шулай ук күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күрсәтелде.

«Беренчеләр йорты»нда дистәләгән остаханә эшли. Тавыш яздыру студиясе, медиаүзәк, фитнес залы, иҗади мәйданчыклар һәм китапханә — балалар биредә үзләренә кызыклы шөгыль таба ала.

«Монда заманча басмалар белән беррәттән татар телендәге китаплар, классик әсәрләр һәм Түбән Кама тарихына багышланган хезмәтләр дә урын алган. Шәһәрнең 60 еллыгына багышланган фотокитап та тәкъдим ителгән», — дип сөйләде китапханәче Ландыш Сәярова.

Милли ризыклар әзерләү остаханәсендә дә эш кайный. Кызлар кыстыбый пешерергә өйрәнә. Мондый дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.

«Бу үзәк һәрвакыт ачык булачак. Зурлар да, кечкенәләр дә, әбиләр дә мастер-классларда катнаша ала. Олы буын үз талантларын яшь буынга җиткерә алачак», — ди «Беренчеләр йорты» педагогы Зөлфирә Галимова.
Девочки занимаются в кулинарном круже в Доме первых
Фото: НТР 24

Бинаның тарихы 1966 елда башлана. Ул Пионерлар йорты буларак ачыла. 27 елдан соң аның исеме Балалар иҗаты үзәге дип үзгәртелә. 2002 елда бинага Түбән Каманың Мактаулы гражданины Илдус Садыйков исеме бирелә. Күп еллар дәвамында биредә Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае эшли. Бүген исә яңа тарих бите ачыла — капиталь ремонттан соң биредә «Беренчеләр йорты» эшли башлый.

Рөстәм Миңнеханов үзәкне югары бәяләде. Татарстан Рәисе үзәк коллективына китапханә фондын булдыру өчен сертификат тапшырды.

«Бу бик мөһим һәм яхшы эш. Безнең киләчәгебез — яшьләр кулында. Балалар өчен мәктәптән соң бирегә килеп, яраткан эше белән шөгыльләнергә, спорт яки иҗат белән мавыгырга, яңа компетенцияләрен үстерергә барлык шартларны да тудырырга кирәк. Монда тормыш кайнап торырга тиеш», — диде Татарстан Рәисе.
Дом первых в Нижнекамске
Фото: НТР 24

«Беренчеләр йорты» — республикада тиңдәше булмаган үзәк. Аның тәҗрибәсенә нигезләнеп, мондый объектларны Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да ачарга планлаштыралар.