Түбән Камада транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган мопедчы тоткарланган.
Дәүләт автоинспекторлары аңа Административ хокук бозу буенча беркетмә төзегән. Моның өчен 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Мопед яки двигатель күләме 50 куб сантиметрга кадәр булган скутер белән идарә итү өчен «М» категорияле йөртү таныклыгы кирәк. Аны 16 яшьтән автомәктәптә укып, имтихан тапшырганнан соң гына алырга мөмкин.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
