Күпләребезнең теплицаларында яшелчә гөрләп үсеп утыра. Тик бакчачылар помидор һәм борычларның башлары чери дип зарлана.
Бу теплицаларда үсүче помидорларның төп дошманы фитофтора яки Җимеш череге булуы мөмкин. Көн саен өлгергән помидорларны Җыеп торганга, үсентеләрне химикатлар белән эшкәртү кирәкми. Ә менә халык арасында киң таралган ысулларны кулланып карарга була.
Шуларның берсе — үсентеләрне йод эремәсе белән эшкәртү. Моның өчен 10 литр суга биш процентлы биш миллиграм йод салып өстән (тамырга түгел) сибегез. Бу процедураны өч көннән соң тагын кабатлагыз. Бер литр суга 4-6 тамчы «Циркон» препаратын, яки ун литр суга бер кап юеш чүпрә салып сибәргә мөмкин.
Рустам Сафин
MAX
