31 августтан 11 сентябрьгә кадәр Түбән Камада җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның йомгаклау этабы узачак.

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Татэнерго»ның «Түбән Кама җылылык челтәрләре» филиалы директоры Илнар Галимҗанов хәбәр итте.
Беренче көннәрдә кайнар суның температурасын акрынлап киметеп, система суытылачак. 2 сентябрьдән шәһәр буенча кайнар су белән тәэмин итү тулысынча туктатылачак. Өстәвенә, бу вакытта шәһәрнең барлык районнары да чикләүгә эләгәчәк.
Илнар Галимҗанов билгеләп үткәнчә, гидравлик сынаулар вакытында ачыкланган җитешсезлекләр саны якынча 25 процентка кимегән.