Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә ведомство җитәкчелеге белән республикадагы мотоҗәмгыять вәкилләренең эшлекле очрашуы узды.
Идарә җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин борчулы статистика белән таныштырды. Быелгы мотоцикл сезоны башланганнан бирле республика юлларында мототранспорт катнашында 176 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 15 кеше һәлак булган, тагын 190 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Түгәрәк өстәл барышында автоинспекторлар һәм мотоцикл йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре турында фикер алышты. Очрашуда ике тәгәрмәчле транспорт чаралары йөртүчеләренең юлдагы иминлеген арттыру, машина йөртү культурасын күтәрү һәм имгәнүләр санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чараларның уртак планы әзерләнде.
Альбина Вәлиева
MAX
