Түбән Каманың 2нче гимназиясе ишегалдында заманча ачык һавадагы спорт комплексы төзелеше тәмамланды. Мәйданчыкта футбол кыры, баскетбол һәм волейбол зоналары, шулай ук тренажёрлар белән җиһазландырылган воркаут мәйданы булдырылган.
Яңа объектның төп үзенчәлеге — интерактив мөмкинлекләр. Барлык тренажёрларга да махсус QR-кодлар урнаштырылган. Смартфон ярдәмендә аларны сканерлап, шәһәрдәшләр күнегүләрне дөрес башкару буенча видеокүрсәтмәләр карый ала. Видеоларда профессиональ тренерлар күнегүләрне имин һәм дөрес башкару техникасын җентекләп аңлата.
Бу Түбән Камадагы икенче «акыллы» спорт мәйданчыгы. Объект «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт» федераль проекты кысаларында төзелгән, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте матбугат хезмәте.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
