Татарстан кунакханәләре яңа цифрлы сервис — «Макс» платформасына актив кушыла. Бу технологик үзгәрешләр ил күләмендә кабул ителгән «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Яңа система ярдәмендә туристлар өчен яшәү урынын теркәү шактый гадиләште. Читтән килүчеләргә хәзер теркәү бүлегендә белешмә тутыру һәм шәхесне раслаучы документ тапшыру кирәкми. Кунакларга смартфон кушымтасындагы «Цифровой ID» функциясенә кереп, отельдәге сканерга QR-код күрсәтү дә җитә. Кулланучының барлык шәхси белешмәләре автомат рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталындагы расланган аккаунттан алына. Нәтиҗәдә администраторларның эше тизрәк бара, ә мәгълүмат базасына керткәндә техник хаталар ихтималы тулысынча диярлек юкка чыга.
2026 елның 1 сентябреннән бу кагыйдәләр тагын да катгыйлана. Әгәр кунакта паспорты булмаса да, 50 номердан артык булган кунакханәләр аны барыбер «Макс» системасы аша терки алачак. Моның өчен алар мессенджердан файдаланачак.
Кунакханә хуҗаларына яңалыкка ияләшергә белгечләр ярдәм итә. Алар җиһазларны көйли, хезмәткәрләрне укыта һәм яңа системаны иске броньлау программалары белән тоташтыра. Шуңа күрә эшкуарлар өстәмә чыгымнарсыз эшли.
«Макс»ка инде күп кенә объектлар тоташкан: Казандагы «Ривьера», «РЕЛИТА-Казан», «Millennium Panorama», «Шифалы су — Ижминводы» шифаханәсе, «Шишкинъ» комплексы, Лаеш районындагы «Берсут» ял йорты, «Крокус-Отель» һәм башкалар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
