Түбәнкамалылар җәмәгать транспортында юл хакының яртысын гына түләп йөри алачак. Моның өчен юл бәясен «Яндекс Go» кушымтасы аша түләргә кирәк. Бу мөмкинлектән 31 октябрьгә кадәр файдаланырга була.
Бу очракта билет бәясе 46 сум урынына 23 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. «Яндекс Go» аша юл бәясен түләү өчен кушымтадагы «Транспорт» бүлеген сайлап, кирәкле транспорт төрен күрсәтергә кирәк. Шуннан соң смартфон билгеле бер трамвай яки автобус сигналын тотачак һәм билет сатып алырга мөмкин булачак.
Системаның дөрес эшләве өчен телефонда Bluetooth функциясе кабызылган булырга тиеш.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
