Әгәр дә сез, чүп-чарны юк итү өчен ачык ут кулланырга уйласагыз, янгынга каршы режимның кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк.

Утны ничек дөрес яндырырга:

  • Утны тирәнлеге кимендә 0,3 м, диаметры 1 м кадәр булган чокырда яки капкачлы металл савытта (бак, мич 1 м³ кадәр) ягарга кирәк;
  • Яну процессы тулысынча туктаганчы, ут даими күзәтү астында булырга тиеш.

Куркынычсыз аралар:

  • Торак йортлардан һәм корылмалардан — кимендә 15 м;
  • Ылыслы урманнан — 100 м, яфраклы урманнан — 30 м;
  • Коры үләннән һәм яна торган материаллардан — 10 м (киңлеге 0,4 м булган чистартылган юл булганда).

Коры үсемлекләрне яндыру тәртибен бозу административ, хәтта җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар күләме:

  • Гражданнар өчен — 15 000 сумга кадәр;
  • Вазифаи затлар өчен — 30 000 сумга кадәр;
  • Юридик затлар өчен — 400 000 сумга кадәр.

Әгәр ут белән саксыз эш итү кеше сәламәтлегенә зыян китерсә, җинаять җаваплылыгы билгеләнә, ә штраф күләме 2 миллион сумга кадәр артырга мөмкин.

Коткаручылар ассызыклый: чүп-чарны яндыруга караганда яхшырак альтернатива — компостлау яки махсус хезмәтләр ярдәмендә алып чыгу. Бу сезнең кесәгез өчен дә, тирә-як мохит өчен дә куркынычсызрак.