Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә контрольгә алынган. Гәрчә, шушы көннәрдә Камада су дәрәҗәсенең күтәрелүе теркәлгән. Тик моңа борчылырга кирәкми, ди белгечләр. Чөнки бу — планлы чара, сусаклагычтан су җибәрү белән бәйле.
Олег Тепляков 80нче елларда яшелчә бакчаларын су басу вакытларын яхшы хәтерли. Соңгы вакытта көчле ташулар булмады, дип уй-фикерләре белән уртаклаша түбәнкамалы.
Балыкчылар сүзләренчә, Камадагы су дәрәҗәсе уртача, әлегә борчылырлык сәбәп юк. Моны Кече күләмле суднолар буенча дәүләт испекциясе хезмәткәрләре дә раслый. Алар елга һәм күлләрдәге вәзгыятьне даими рәвештә тикшереп торалар.
Гимс хезмәткәрләре даими рәвештә районга чыгалар, хәзер Яңа Чишмә аерым игътибар үзәгендә, башка территорияләргә су басу куркынычы янамый.Әлегә Кама елгасына кече судноларга чыгу тыела. Навигация 25 апрельдән башлана.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
