«Түбән Кама Нефтехим»да булган һәлакәт нәтиҗәсендә йортлар һәм сәүдә нокталарының тәрәзәләре һәм балкон конструкцияләре зыян күрде.
Бу сәбәпле 130дан артык мөрәҗәгать кабул ителде.
Махсус хезмәтләр Южная урамындагы 2 нче йорт һәм Мәктәп бульварындагы 3 нче йорттагы ватылган тәрәзәләрне алыштырды. Эшләр берничә подрядчы оешма тарафыннан башкарыла.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, төп максат — зыян күргән фатир хуҗаларына мөмкин кадәр тизрәк гадәти уңайлыкларны кайтару. Соңгы тәрәзә урнаштыру эшләре 10 апрельгә тәмамланыр дип көтелә.
Рустам Сафин
MAX