Ул үсмерләр арасында таралыш алган буллинг темасына багышланган. «Балкыш» спектакленың жанры — мистик драма. Каты эзәрлекләү өчен җәза алган бер төркем яшүсмерләрне пансионатка яңадан тәрбияләү буенча семинарга алып баралар. Ләкин язмыш аларга көтелмәгән борылыш әзерли.

Әсәр геройлары — каты җәберләү өчен җәзага тартылган бер төркем яшүсмерләр. Аларны мәҗбүриләп пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Ләкин язмыш көтелмәгән борылыш әзерли. Автобуслары урман эчендә ватыла. Кинәт төнге күктә төньяк балкыш кабына. Яшүсмерләр Төлке утлары сусавын басар өчен араларыннан берсен корбан итәргә тиешлеген аңлыйлар.

Влада Ольховскаяның мистик триллеры буенча куелган «Балкыш» спектакле кискен сюжет борылышларына бай. Режиссеры — Анна Потапова үзенчәлекле формат куллана. Әлеге тәҗрибә Түбән Кама артистлары һәм тамашачы өчен дә — яңа.

«Балкыш» спектакле яшүсмерләр, балалар психологы һәм драматург белән берлектә иҗат ителгән уртак әсәр. Костюмнарның эскизларын ясауда Түбән Кама яшьләре — 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашкан.

Спектакльнең премьерасы 10 апрельгә билгеләнгән. Әсәр «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты финанс ярдәме белән куела.