Әбиләр, апалар яңа шөгыль үзләштерүләренә шат. Хәрбиләргә махсус операция башланганнан бирле ярдәм итәләр. Әлеге эшнең мөһимлеген аңлыйлар.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләргә исән калу беләзекләре үрергә өйрәтәләр. Ул көнкүрештә дә, яу кырында да кирәкле әйбер. Беләзекләрне хәрбиләр даими сорап торалар, ди волонтерлар. Аның ярдәмендә жгут салырга, носилкалар ясарга мөмкин.

Күрше өстәлдә коры душ җыелмаларын тутыралар. Комплектта — тукыма кисәге, махсус сыеклык сеңдерелгән салфетка һәм куллану буенча инструкция. Берничә минут һәм коры душ әзер. Волонтерлар эшнең мөһимлеген аңлыйлар.

Мондый мастер-класслар даими оештырыла. Волонтерлар коры душ, исән калу беләзекләре генә түгел, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре ясау серләре белән дә уртаклашалар. Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр яңа шөгыль үзләштерүләренә шат. Хәрбиләргә махсус операция башланганнан бирле ярдәм итәләр.

Игелекле эшкә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Остлалык дәресләре Химиклар проспектындагы 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм пунктында үткәрелә. Волонтерлар үзләре дә адреслар буенча чыгалар.