Ватанны саклаучыларга хезмәт шартлары, сроклары һәм мөмкин булган юнәлешләрне аңлаталар, түләүләр һәм ташламалар турында мәгълүмат бирәләр. Бу хакта алдагы материалда.
Түбән Кама хәрби комиссариатында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә тулы ярдәм күрсәтелә. Мөрәҗәгать иткәннән алып, хезмәткә җибәрелгәнгә кадәр һәр этапта озатып баралар. Теләүчеләр арасында башка төбәкләрдән дә бар.
Булачак контрактчыларга хезмәт шартлары, сроклары һәм мөмкин булган юнәлешләрне аңлаталар, түләүләр һәм ташламалар турында мәгълүмат бирәләр. Ел башыннан Түбән Кама комиссариатыннан контракт буенча хезмәткә 150 дән артык кеше җибәрелгән.
«Форсаттан файдаланып, әйтеп үтәсем килә: хәзер Африка корпусына хезмәткәрләр җыябыз. Безнең егетләр анда да хезмәт итәләр», — ди Ситдыйков.
Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләр 2 миллион 900 мең сумны тәшкил итә. Тулырак мәгълүматны геройлар.татарстан.ру сайтында һәм 117 һәм 8 (800) 222-59-00 телефоннары буенча белергә мөмкин, шулай ук кызыксындырган барлык мәгълүматны хәрби комиссариатларда һәм сайлап алу пунктларында бирәләр.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
