Метрология үзәге белгечләре аппаратның төзеклеген карадылар, әлеге җайланманы куллану буенча киңәшләрен бирделәр. Бу хезмәттән дистәләгән кеше файдаланды.
Приборның төгәллеген тикшергәннән соң, Росстандарт белгече Лариса Никоновага җайланманы куллану буенча үз киңәшләрен бирә. Кайбер кимчелекләр ачыклана.
Тонометрларының эшчәнлеген тикшерергә теләүчеләр күп була. Белгеч фикерен тыңларга өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә киләләр. «Ышан! Сәламәт бул!» акциясе 5 шәһәрдә үтә.
Медицина приборларын бушлай тикшерделәр. Дистәләгән түбәнкамалы белгеч киңәшен тыңлады. Акциянең максаты — Россиядә яшәүчеләргә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен көнкүреш тонометрлары күрсәткечләренең төгәллеген даими тикшереп торуның мөһимлеген җиткерү.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
