Яңа җитәкчене ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев катнашында узган эшлекле киңәшмәдә тәкъдим иттеләр.
Утырышта белгечләр узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар кордылар. Хәзер төп игътибар закон бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Хезмәткәрләр меңнән артык рейд үткәргәннәр, алар барышында 159 мең сумлык зыян китергән ике очрак ачыкланган. Урман участокларын үз белдекләре белән биләп алган ике кешегә штраф салынган.
Хәзерге вакытта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләр тулы көч белән бара. Шулай ук урман хуҗалыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итә. Болар — Түбән Кама, Зәй, Сарман һәм Тукай районнарында яшәүчеләр. Аларга мең кубометрдан артык агач материаллары бирелгән.
Руслан Муллахановка эшендә уңышлар теләделәр. Радмир Беляев шәһәрне яшелләндерү, агач утырту һәм урманнарны саклауны камилләштерү өчен якынрак хезмәттәшлек булдыру кирәклеген ассызыклады.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
