. Шәһәр һәм район җитәкчеләре «Түбән Кама Нефтехим»да чыккан янгында һәлак булганнарны искә алдылар.

Фото: «Эшлекле дүшәмбе»нең туры трансляциясеннән скриншот.

Түбән Камада «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе сәнәгать зонасындагы фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән башланып китте.

Район башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, узган атна бөтен шәһәр өчен ныклыкка сынау булды.

Исегезгә төшерәбез, 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводы территориясендә газ кабыну нәтиҗәсендә янгын чыкты. Кызганычка каршы, бу хәл берничә кешенең гомерен өзде. Шуңа бәйле рәвештә Түбән Кама районында өч көнлек матәм игълан ителде.