Мәшһүр шагыйрь Иосиф Бродскийның: «Шигырь язарга өйрәнеп булмый», — дигән сүзләре бар. Чыннан да, кешедә шигъри сәләт булса, ул иртәме-соңмы үзен күрсәтә. Илдус Мөбәракша улы Хәйруллинның иҗат юлы — моның ачык дәлиле. Ул Аксубай районының Карасу авылында туган. Иҗат юлын 1974 елда, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә башлап җибәрә: шигырьләр һәм очерклар яза. Аның тәүге әсәрләре Венгриядә Көньяк гаскәрләр төркеменең Һава һөҗүменнән саклану бүлекчәсе газетасында басылып чыга.

Демобилизациядән соң язмыш аны Үзбәкстанга илтә. Анда ул техникум тәмамлый, төрле төзелешләрдә эшли. Узган гасырның 90 нчы елларында, ТатАЭС төзелеше башлангач, туган якларына кайта. Нәкъ шул чорда аның иҗат чишмәсе яңадан ургылып ага башлый.

Илдус Хәйруллин Кама Аланы бистәсендә «Родник-Чишмә» әдәби берләшмәсен оештыра, милли-мәдәни чараларда актив катнаша. 2017 елда аның рус телендә беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, бераздан «Меңнән бер язмыш» повесте басылып чыга. 2024 елда «Минем йөрәк картаерга теләми» китабы нәшер ителә, ә узган ел Казанда «Туган илнең назлы җилләре» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы укучыларга тәкъдим ителә.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина үз чыгышында кичәнең төп герое иҗатына югары бәя биреп: «Карасу авылында туып-үскән, аның табигатен, тырыш халкын данлаучы, үзе бик тыйнак һәм кешелекле Илдус Мөбәракша улы иҗатын без бик югары бәялибез. Аның шигырьләрендә ихласлык һәм тирән хисләр чагыла», — диде.

Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, китап мөхәррире Фәрит Вагыйзов яңа җыентыкка әдәби күзәтү ясады. Ул авторның туган як, Ватан темасына багышланган әсәрләренең тирән эчтәлекле булуын ассызыклады, шулай ук «Минем әтәчем — Эммануэль» исемле сатирик шигырен укып ишеттерде.

Шагыйрә Әлфия Сибгатуллинаның якташын шигъри юллар белән котлавы, ә шагыйрә һәм гармунчы Мөнҗия Хәлимованың моңлы һәм дәртле җырлары кичәгә аеруча ямь өстәде.

Чарада шулай ук Түбән Камадан килгән рус шагыйрьләре Нина Евстафьева, Владимир Тарасов, «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары Таир Умяров, Валентина Санникова һәм башкалар чыгыш ясады.

Кичәне каләмдәше Фәнилә Шиһабетдинова югары һөнәри дәрәҗәдә, ике телдә алып барды. Мәдәният үзәге директоры Лариса Ухандеева үз чыгышында Илдус Хәйруллинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар хәрәкәтендә актив булуын да билгеләп үтте.

Кичә ахырында шагыйрьнең үз сүзләре яңгырады:

Онытмадым туган ягым сине,
Карасуның аткан таңнарын.
Тормышымның якты нуры белән
Шул хисләрне җырлап саклармын.

Әлеге юллар шагыйрьнең иҗат девизы кебек яңгырый. Аның иҗатына багышланган бу очрашу тамашачылар күңелендә якты хисләр калдырып, бер йотым саф чишмә суыдай тәэсир итте.

Фәрит Яхин