Бүгенге көндә матбугат битләрендә ир белән хатынның бер-берсен аңламавы, мәхәббәтсез яшәве турында еш язалар. Чыннанда, кайбер гаиләләрдә кешеләр мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмичә, яки белергә теләмичә гомер итә. Әмма шул ук вакытта алар бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, балалар үстереп, тормыш йөген бергәләп тарта белгәннәр. Илсөянең язмышы да нәкъ менә шундыйлардан.

— Мин кияүгә чыкканда чын мәхәббәт хисләре булдымы икән — мактана алмыйм, — дип башлады ул сүзен.

Яшь чак. Мәктәп еллары. Сыйныфташы Ләйсән Ринат исемле егет белән йөргән. Егет имтиханнар башлангач башкалага китеп барган. Киткәнче, кызларны башка егетләрдән саклау өчен, дусты Рафаилне аларны озатып йөрергә кушкан. Шул вакытта Илсөянең үзенең даими йөргән егете булмаган. Элек Даниял белән аралашып караса да, ул аны калдырып, башка кызга өйләнгән.

Шулай итеп, Ләйсән, Илсөя һәм Рафаил өчәүләп төрле чараларга йөргәннәр. Күп тә үтми, аларга дүртенче кеше өстәлә — Марат. Ул шул ук урамда яшәгән, Илсөяне күптән күзәтеп йөргән икән. Марат кызга якынаерга тырыша, әмма Илсөя күңелендә әле иске хисләр сүнмәгән була. Шулай да вакыт үзенекен итә. Бер ай чамасы үткәч, Илсөя авылга — агроном булып эшләргә китәргә уйлый. Бу хәбәр Маратны ашыктырырга мәҗбүр итә.

— Мин сине яратам. Син миңа бик ошыйсың. Миңа кияүгә чык, бергә тормыш корырбыз, — ди ул.

Илсөя озак уйлап тормый, ризалаша. Бу карарда аның әбисенең сүзләре дә зур роль уйный: «Хатын-кыз үзе яраткан иргә түгел, ә аны яраткан иргә кияүгә чыгарга тиеш. Шул чагында гына гаилә нык була», — дигән була ул. Әнисе дә шул фикерне хуплый. Өстәвенә, Илсөягә ул вакытта инде 24 яшь була, «кияүгә чыгу вакыты уза» дигән уйлар да үзен сиздерә. Шулай итеп, алар гаилә коралар.

Башта мәхәббәт турында уйларга да вакыт булмый. Яшьләр авылга килеп урнаша, колхоз биргән йортны төзекләндерә, эшкә чума. Туганнар ярдәме белән хуҗалык коралар: мал-туар асрый башлыйлар, авыл тормышына күнегәләр. Тормыш акрынлап үз җаена салына.

Ярты ел узгач, Илсөя үзенең әни булачагын белә. Бу хәбәр Марат өчен чиксез шатлык була. Нәкъ менә шул вакытта ул үзенең хатынына булган мәхәббәтен аеруча ачык күрсәтә: аны саклый, авыр эш эшләтми, һәрдаим ярдәм итеп тора. Күп тә үтми, аларның кызлары Гүзәл туа. Әти кеше сабыен өзелеп ярата. Төннәрен бала еласа да, арып кайттым дип тормый, кулына ала, юата.

Еллар үтә. Тормыш үз агымы белән бара. Илсөя әкренләп үткәнен оныта, хәтта Даниял исемен дә сирәк искә ала башлый. Аның каравы, иренә карата бөтенләй башка хисләр туа: ул аны хөрмәт итүдән мәхәббәткә күчә баруын сизми дә кала. Хәтта күңелендә көнләшү хисе дә уяна…

Бүгенге көндә алар инде 30 ел бергә гомер кичергән, өч бала тәрбияләп үстергән парлар. «Күп еллар үткәч кенә аңладым: минем Маратка булган хөрмәтем мәхәббәткә әйләнгән икән, — ди Илсөя. — Бәлки бу чын мәхәббәттер, бәлки ияләшүдер. Әмма бер нәрсә ачык: мин бәхетле».

Ә Марат исә: «Син булмасаң, мин дә бәхетле була алмас идем. Мине бәхетле иткәнең өчен Аллаһыма мең шөкер», — ди.

Бу гади генә кебек тоелган тормыш хикәясе безне мөһим бер фикергә китерә: мәхәббәт һәрвакыт та кинәт кабынып киткән ялкын түгел. Ул кайчакта еллар буе акрынлап үсә, ныгый, тирәнәя.

Шуңа күрә кияүгә чыгарга җыенган кызларга бер киңәш: гаилә корганда, иң мөһиме, сезне яратсыннар. Чөнки нәкъ менә шундый мәхәббәт вакыт узу белән иң нык, иң ышанычлы бәхеткә әверелә.

Суфиян Минһаҗев