Туган илен ярату, Ватанга тугрылык һәм халыкка фидакарь хезмәт итү – Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллинның бөтен гомер юлын билгеләгән изге сыйфатлар. Ул Бөек Ватан сугышының данлыклы разведчигы, Дан орденының тулы кавалеры, Җәмәгать эшлеклесе һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес буларак түбәнкамалылар күңелендә мәңге саклана.

Рифкать Хәйрулла улы 1924 елның 11 гыйнварында Татарстан АССРның Әгерҗе районы Барҗы авылында авыл укытучысы гаиләсендә дөньяга килә. Балачактан ук хезмәт сөючәнлек, намуслылык һәм белемгә омтылыш рухында тәрбияләнеп үсә.

1942 елның августында ул Совет Армиясе сафларына алына, ә 1943 елның апрелендә фронтка Җибәрелә. Башта 322 нче укчы дивизиянең полк разведчигы була, соңрак армия штабының аерым разведка төркемендә хезмәт итә. Сугыш еллары дәвамында Рифкать Гайнуллин хәрби разведчик, Украина фронтының 60 нчы армиясе штабы разведка төркеме командиры вазифаларын башкара. Ул күп тапкырлар дошман тылына үтеп керә, Җаваплы разведка операцияләрен уңышлы башкара, кыйммәтле мәгълүматлар туплый. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 14 сугышчан дәүләт бүләге белән бүләкләнә. 1985 елдан башлап Мәскәүнең Кызыл мәйданында уза торган Җиңү парадларында даими катнаша.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән тиңсез батырлыгы өчен Рифкать Хәйрулла улы башта Дан орденының III дәрәҗәсе белән бүләкләнә. 1944 елның июлендә Львов–Золочев юнәлешендә немец гаскәрләренең хәрәкәте турында аеруча кыйммәтле мәгълүматлар туплаганы өчен Дан орденының II дәрәҗәсенә лаек була. Совет гаскәрләре Одер елгасын кичәр алдыннан дошман тылында уңышлы разведка үткәргән өчен аңа Дан орденының иң югары — I дәрәҗәсе тапшырыла. Шулай итеп, ул Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек була.

Сугыш тәмамланганнан соң Рифкать Хәйрулла улы яшь командирлар әзерләүче уку частьларында хезмәт итә. 1947 елда армиядән демобилизацияләнгәннән соң туган колхозына кайта, озак та үтми район партия комитетына эшкә чакырыла. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул Җәмәгать тормышында да һәрвакыт актив катнаша. Лектор буларак чыгышлар ясый, район һәм төбәкара конференцияләрне әзерләүдә һәм үткәрүдә Җитәкчелек итә. Шулай ук Татарстан өлкә партия комитетының Алабуга шәһәрендәге Марксизм-ленинизм университеты филиалы директоры һәм Алабуга шәһәре ветераннар советы рәисе вазифаларын башкара.

1989 елда, лаеклы ялга чыккач, Рифкать Хәйрулла улы Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. Биредә дә ул Җәмәгать эшләреннән читтә калмый. Ветераннар советы, Аксакаллар шурасы һәм «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы эшендә актив катнаша. Аның тормыш девизы — кешеләргә хезмәт итү һәм яшьләрне Ватанны яратырга өйрәтү була. Ул үсеп килүче буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә зур көч куя. Аның катнашында даими рәвештә батырлык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, очрашулар һәм бәхәсләр үткәрелә. Әгерҗе районы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында яшьләр белән очрашып, ул сугыш хатирәләре белән уртаклаша, тынычлыкның кадерен белергә, халык батырлыгын хөрмәт итәргә, Ватан алдында Җаваплылык хисе белән яшәргә өйрәтә.

Рифкать Хәйрулла улының батырлыгы һәм хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул Дан орденының III, II һәм I дәрәҗәләре, шулай ук күпсанлы сугышчан бүләкләр белән бүләкләнгән.

2007 елның 23 октябрендә, Түбән Кама шәһәр Советы карары нигезендә, яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәм шәһәрнең Җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен, Рифкать Гайнуллин «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әле алай гына да түгел, исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2009 елның 24 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты карары белән, шәһәрнең яңа урамнарының берсенә аның исеме бирелә.

Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин 2009 елның июлендә арабыздан мәңгегә китте. Әмма аның батырлыгы, тормыш юлы, Ватанга тугрылык үрнәге һәм кешеләргә булган ихтирамы халкыбыз күңелендә мәңге яшәр. Аның исеме — илебезнең каһарманлык тарихында алтын хәрефләр белән язылган, яшь буын өчен чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып кала.