Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» дип аталган бушлай проектның 14нче сезоны башланды. Дәресләргә 30дан артык ир-ат һәм 70тән артык хатын-кыз язылган.

Бу хакта Түбән Кама мөхтәсибәте хәбәр итә.

Кыска вакытлы курс биш дәрестән тора. Анда катнашучылар ислам дине нигезләре белән таныша һәм намаз укырга өйрәнә. Быел оештыручылар дәресләрне үткәрү тәртибен киңәйткән: хәзер алар якшәмбе көннәрендә Җәмигъ мәчетендә генә түгел, шимбә көннәрендә «Нур» мәчетендә дә уза.

женщины на уроках по изучению намаза в соборной мечети Нижнекамска

Дәресләр татар һәм рус телләрендә үткәрелә. Укытуда заманча мультимедиа чаралары кулланыла. Һәр катнашучыга дәфтәр, каләм һәм күрсәтмә уку әсбаплары бушлай бирелә.