Түбән Кама районының Зур Афанас авылыннан чыгу юлында яңа светофор урнаштырдылар. Хәзер ул шәһәргә керүче һәм аннан чыгучы автомобильләр хәрәкәтен көйләячәк.

Бу хакта «Дорожный контроль Нижнекамск» сәхифәсенә язылучылар хәбәр итә.

Яңа светофор авыл халкы арасында төрле фикерләр уяткан. Берәүләр аны күптән кирәкле чара дип саный. Икенчеләре исә светофор урнаштыру юлда бөкеләрне арттырырга мөмкин дип борчыла.