14 ноябрьдә Түбән Камада шәһәр төзелешенә һәм нефть химиясе сәнәгатенә зур өлеш керткән ике легендар шәхес – Евгений Королев белән Николай Лемаевны искә алу чаралары узды. Аларның икесе дә бер көнне туган, әмма яшь аермалары – 16 ел.
Евгений Королевның эш урыны, шәхси әйберләре һәм фотосурәтләре бүген дә аның исемен йөрткән политехника көллияте музеенда саклана. Кунаклар өчен алар гади экспонатлар булса, беренче төзүчеләр өчен — үзе бер тарих. Һәрберсенең легендар шәхес белән бәйле үз истәлеге бар.
14 ноябрьдә Евгений Королевка 113 яшь тулган булыр иде. Ул — «Татэнергострой» төзелеш идарәсе башлыгы, Социалистик Хезмәт Герое, Түбән Каманың мактаулы гражданины. Шәһәр төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән шәхес истәлегенә һәйкәл янында митинг узды. Катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Королев исемендәге көллият студентлары да аның хезмәтен хөрмәт белән искә ала.
Бу көнне Түбән Каманың тагын бер күренекле шәхесе — Николай Лемаевны да искә алдылар. Быел аңа 97 яшь тулган булыр иде. Шәһәрнең мактаулы гражданины нефть химиясе комплексына нигез салучыларның берсе булды. Аның катнашында шәһәрдә күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелде.
Хәтер митингында шәһәр җитәкчеләре, предприятие вәкилләре һәм студентлар катнашты. Радмир Беляев беренче төзүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм Николай Лемаев җитәкчелегендә башкарылган эшләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар шәһәр зиратына да барды. Алар легендар шәхесләрнең һәм беренче төзүчеләрнең каберләренә чәчәкләр салды.
Бүген Кама буендагы шәһәр үсешен дәвам итә. Түбән Каманың матурлыгы һәм казанышлары — аны барлыкка китергән, төзегән һәм үстергән кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе.
Альбина Вәлиева
MAX
