Түбән Камада кышкы шуу сезонына әзерләнәләр. Шәһәрдә массакүләм шуу өчен биш төп шугалак һәм микрорайоннарда 17 бушлай ишегалды мәйданчыгы булдырылачак.
Төп шугалаклар «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә, «Гаилә» һәм «Сабантуй» паркларында, шулай ук «Шинник» һәм «Татнефть Арена» спорт комплекслары янында урнашачак.
Кама Аланында яшәүчеләр дә бозда шуа алачак. Моның өчен «Нефтехимик» һәм «Олимпия» боз сарайларында массакүләм шуу оештырылачак.
Моннан тыш, шәһәрнең 17 ишегалды мәйданчыгында да бушлай шуу мөмкинлеге булачак. Алар балалар клубларында дәресләр үткәрү һәм гаиләләрнең бергәләп ял итүе өчен дә кулланылачак.
Шугалаклар салкыннар башланып, боз тиешле калынлыкка җиткәч кенә ачылачак. Моңа кадәр белгечләр аның торышын һәм куркынычсызлыгын тикшерәчәк.
Эш вакыты һәм тәкъдим ителәчәк хезмәтләр турында өстәмә мәгълүмат соңрак биреләчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
