Мәскәү татарлары штабында Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Түбән Каманың мактаулы гражданины Фирдәвис Ханов белән башкалада яшәүче татар яшьләре очраштылар. Кичә 75 яшьлек юбилей уңаеннан оештырылды.

Аралашу барышында яшьләр Фирдәвис Гайнетҗан улының тормыш һәм хезмәт юлы, иҗади эшләре, җәмәгатьчелек өлкәсендәге хезмәтләре белән таныштылар. Татар телен, милли гореф-гадәтләрне саклау, аларны яшь буынга тапшыру турында фикер алыштылар.

Московская татарская молодежь общается с Фирависом Хановым

Фирдәвис Ханов Түбән Камада 70тән артык архитектура проектының тормышка ашырылуына өлеш керткән. Алар арасында тимер юл вокзалы, Җиңү монументы, «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, Николай Лемаев, Габдулла Тукай һәм Бакый Урманче һәйкәлләре бар. Алар Түбән Каманың архитектура йөзен билгели, шәһәрнең үзенчәлеген һәм кабатланмас рухын чагылдыра.

Архитектура өлкәсендәге хезмәтләре белән беррәттән, Фирдәвис Ханов татар телен һәм мәдәниятен саклауга зур көч куя. Ул Түбән Кама татар конгрессының башкарма директоры вазифасын башкара, яшьләр белән очраша, милли кыйммәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерүгә үз өлешен кертә.

Московская татарская молодежь общается с Фирависом Хановым

Мәскәү татарлары штабы төрле буын вәкилләрен берләштерә, милләттәшләрне очраштыра, аралашу өчен мөмкинлекләр тудыра. Мондый очрашулар яшьләр өчен аеруча әһәмиятле: алар күренекле шәхесләр белән таныша, халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белә.

Мондый очрашулар еракта яшәүче милләттәшләрне туган тел, уртак тарих һәм милли рух тирәсенә берләштерә, дип белдерә татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессының җитәкчесе Рөстәм Ямалеев.