Түбән Камада чәршәмбе иртәсендә җәяүлене автомобиль бәрдергән. Авария мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән.
Юл-транспорт һәлакәте Яшьлек урамында булган. Видеоны «Дорожный контроль Нижнекамск» социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган.
Кадрларда яшь кызның тротуардан җәяүлеләр кичүенә йөгереп чыгуы күренә. Шул мизгелдә аны зур тизлектә килгән җиңел автомобиль бәрдерә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче берничә метрга очып китә. Машина аның өстеннән чыгып, бераздан туктый.
Альбина Вәлиева
MAX
