17 ноябрьдә Түбән Камада ВАЗ-2107 автомобиле йөртүчесе җәяүлене таптаткан. Руль артында 19 яшьлек егет булган. Юл-транспорт һәлакәте сәгать 20:30 тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы 24 нче йорт каршында килеп чыккан.
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ВАЗ-2107 йөртүчесе Төзүчеләр проспекты буйлап Химиклар проспекты белән кисешкән якка таба хәрәкәт иткән. Ул светофор булмаган җәяүлеләр кичүе аша чыгучы 65 яшьлек хатын-кызны таптаткан.
Һәлакәттә зыян күргән хатын-кызны ике аягы сыну һәм тәненең төрле урыннары җәрәхәтләнү белән хастаханәгә китергәннәр.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
