Бүген татар язучысы, шагыйрь, журналист Ләбиб Леронга 65 яшь тула. Балалар өчен язылган шигъри һәм чәчмә әсәрләре, юморга бай китаплары белән танылган әдип Түбән Камада да еш кунак. Ул укучылар белән аралаша, үзенең иҗаты, китаплары һәм әдәбият дөньясы белән таныштыра.

Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Мөслим районының Түреш авылында туган. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында үтә. Башлангыч белемне шунда ала, аннары Югары Яхшый һәм С. М. Киров исемендәге совхоз бистәсендәге мәктәпләрдә укый.

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына 1979 елда укырга керә. Соңрак журналистика бүлегенә күчә һәм 1984 елда югары белем ала.

Хезмәт юлын журналистика белән бәйләгән әдип төрле елларда «Яшь ленинчы», «Салават күпере», «Казан утлары» басмаларында эшләгән. 2013 елдан «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, 2024 елдан «Мәдәни җомга» газетасы редакторы булып хезмәт куя. 2016 елдан Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясен җитәкли.

Язучының «Яңгырның ял көне», «Тәгәрмәчле чана, яки Әкият боткасы», «Шүрәле шаяруы», «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» кебек китаплары укучыларга яхшы таныш. Ул юмористик әсәрләр, шигырьләр, пьесалар һәм тәрҗемәләр авторы да. Аның әсәрләре рус, төрек, белорус, чуваш һәм кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән.

Ләбиб Лерон — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты. 2022 елда «Җил көймәсе» һәм «Әкиятче малай» китаплары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Быел исә татар телендәге поэзия һәм журналистика өлкәләрендәге хезмәтләре өчен Әхмәт Симаев исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясен ала.