«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» муниципаль бәйгесенең финалы узды. Катнашучылар матурлыкта гына түгел, татар телен белүдә, милли традицияләрне саклауда һәм иҗади сәләтләрен күрсәтүдә дә көч сынашты. Быел конкурс 19нчы тапкыр үткәрелде.

Медицина көллияте студенты Динә Нургалиева бәйгедә беренче тапкыр катнашты. Сәхнәгә ул әнисе бүләк иткән чулпыларын тагып чыкты. Аның өчен конкурста катнашу — үз сәләтен күрсәтү генә түгел, татар теленә һәм милли традицияләргә хөрмәтен белдерү дә. Чын татар кызы нинди булырга тиеш? Динәнең бу сорауга үз җавабы бар:

«Сөйкемле, мөлаем, саф татар телендә сөйләшергә, халкыбызның традицияләрен сакларга тиеш», — ди ул.

Түбән Кама гүзәле белән батыры бер көнне билгеләнде. Оештыручылар фикеренчә, асыл татар кызлары янәшәсендә олы йөрәкле егетләр дә булырга тиеш.

Чарада катнашучыларны «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев сәламләде.

«Үзегезнең халкыгызны яратыгыз, хөрмәт итегез, аны үстерегез. Сезнең кулда — безнең халкыбызның киләчәге», — дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Рөстәм Ганиев.

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә шигырьләр яңгырады, җыр-биюләр башкарылды. Бәйгенең сайлап алу этабында 17 кеше катнашса, финалга аларның 14е чыкты. Катнашучылар татар халкының тарихын, милли йолаларын һәм үз нәселләренең үткәнен белүләрен күрсәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама гүзәле» исеменә Динә Нургалиева лаек булды. Егетләр арасында Гран-при иясе дип Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты Камил Саньяпов танылды.

«Мин бик шат, үземнең укытучыма бик зур рәхмәт!» — дип белдерде Камил.

Милли рух белән сугарылган бәйгене Яшьләр эшләре идарәсе һәм «Ковер» үзәге белгечләре оештырды.