Россия халыкларының бердәмлеген саклауда милли массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Шуңа күрә аларның эше гомумдәүләт әһәмиятенә ия. Бу хакта Казанда узган XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белдерде.
Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, бу бурычларны үтәү өчен редакцияләрнең һөнәри мөмкинлекләре заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Шулай булганда гына алар аудитория игътибары өчен көндәшлек итә ала. Бүген милли массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар һәм тамашачылар өчен кызыклы, актуаль һәм кирәкле булып калуы мөһим, дип өстәде агентлык җитәкчесе.
Альбина Вәлиева
MAX
