Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тверь, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренең әйдәп баручы театрларының иң яхшы 12 спектаклен карый алачаклар.

Сәнгать бәйрәме шәһәрнең өч мәйданчыгында — Халык иҗаты йортында, Яшь тамашачы театрында һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында узачак. Тамашачыларны үзенчәлекле бүләк тә көтә.

Йолдызлы ачылыш, бәйрәм программасы турында тулырак Халык иҗаты йорты директоры — Илнур Газинурович Сәгыйтов сөйләр.