Бүгенге көндә райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 84 мең гектардан артып китә, шуның 64 мең гектары — сөрү җирләр. Агымдагы елда чәчүлек мәйданы 38,2 мең гектар тәшкил иткән, шул исәптән 18,6 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игелә.
Чәчү кампаниясенә 2904 тонна орлык әзерләнгән. Басуларга 2450 тонна минераль ашлама кертелгән. Бу исә һәр гектарга уртача 62,8 килограмм шундый матдә туры килә дигән сүз. Язгы кыр эшләрен башкару өчен 1170 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирелгән. Әлбәттә, машина-трактор паркының югары әзерлек дәрәҗәсе дә эшләрне вакытында башкарып чыгуда зур роль уйнаган. Кампания барышында барлыгы 200 берәмлек техника, шул исәптән 17 чәчү комплексы җәлеп ителгән.
Күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар тукландырылган, тырмаланган, 34 мең гектардан артык мәйданда дым каплату эшләре башкарылган. 76 мең гектардан артык мәйданда корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүләр үткәрелгән. Кырларда барлыгы 23,5 мең гектарда бөртекле, техник һәм азык культуралары чәчелгән. Иң зур мәйданнарны арпа, бодай, көнбагыш һәм башка культуралар биләп тора.
Шулай ук район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү эшләренә дә керешкән. Бүгенге көнгә 1970 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, 1600 тонна печән һәм 6300 тонна сенаж әзерләнгән инде. Мондый эшләр өчен техника тулысынча әзер.

Рустам Сафин
MAX