Аның тәүге кунаклары Татарстанның халык шагыйре, күп кенә әдәби премияләр лауреаты, Кристиан Андерсен исемендәге халыкара диплом иясе Роберт Миңнуллин, шагыйрь Гәрәй Рәхим һәм драматург Данил Салихов булды.
Узган елның октябрендә узган очрашуда язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Морат, шулай ук ТНВ каналында тамашачылар яратып караган сериалларның сценарий авторы һәм режиссёр Нурания Җамали катнашты. Алар иҗаты белән мин күптәннән таныш. Тормышчан фильмнарын да уйланып, кайчак рәхәтләнеп көлә-көлә, берсен дә калдырмыйча карыйм. Җиңү бәйрәме көннәрендә тыл хезмәтчәннәренең бердәмлеген, фидакарьлеген һәм сабырлыгын чагылдырган «Кеше китә, җыры кала» фильмының күрсәтелүе аеруча зур ихтирамга лаек булды.
Минем Равилә Шәйдуллина-Моратның «Карт шомырт хатирәсе» романын укыганым бар. Әсәрдә репрессия корбаннарының ачы язмышы тасвирлана. Бу романны укыганда яшүсмер чагымда күргән кайбер вакыйгалар күз алдымнан үтте. Безнең йорттан ерак түгел генә ике апа землянкада яши иде. Репрессияләр башлангач, шул йортта гомер итүче, авыл халкы хөрмәт иткән игелекле бер ир-атны хатыны һәм кечкенә балалары белән Себергә сөргәннәр.
Ә аның йөри алмаган апасы белән сеңлесе караңгы землянкада торып калган. Әнием биреп җибәргән күчтәнәчләрне илткәндә, аларга көянтә-чиләк белән су да ташый идем. Бер кулыма чиләк тотып, икенче кулым белән балчык стенага таяна-таяна аска төшкәннәрем хәтердә. Кайчан гына барсам да, өлкән апа тын гына ята, ә яшьрәге керосин лампасының сүрән яктысында йон эрли, я бәйләү бәйләп утыра иде…
25 февральдә Равилә Шамил кызының иҗат кичәсе узды. Миңа бу чарада әлеге роман турында сөйләп чыгыш ясау бәхете дә насыйп булды.
Апрель аенда «Бу безнең шәһәр» проекты кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев белән очрашу үткәрелде. Рөстәм Мәҗит улын белмәгән, шәһәрдә узучы төрле чараларда аның тирән эчтәлекле, үткен чыгышларын тыңламаган кеше аздыр.
Гади генә әңгәмә рәвешендә узган бу очрашу күңелләрдә матур хатирә булып сакланып калды. Мин ул кичәдән канатланып, үземнең татар булуым белән тагын бер кат горурланып кайттым.
Язмамны шәһәребездә кунакта булган шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Кайда гына язмыш ташламасын,
Син, татарым, минем туганым.
Бу сәяхәт күзләремне ачты —
Ярый татар булып туганмын!


MAX