Районда көзге бодайны урып-Җыю кампаниясе бара. Басуларда иртә таңнан кичкә кадәр авыл хезмәтчәннәренең киеренке хезмәте дәвам итә. Игенчеләр һәр уңайлы көннән нәтиҗәле файдаланып, уңышны мөмкин кадәр тизрәк һәм югалтуларсыз Җыеп алырга омтыла.
Бүгенге көндә урып-Җыю эшләренә якынча 30 комбайн Җәлеп ителгән. Аларга тагын 50ләп ярдәмче техника берәмлеге хезмәт күрсәтә. Техниканың өзлексез эшләве нәтиҗәсендә басуларда эш оешкан төстә алып барыла. Бер комбайн тәүлек дәвамында уртача 150 тонна көзге бодай суктырып ала яки 50 гектардан артык мәйданны урып чыга. Әлеге күрсәткечләр механизаторларның тәҗрибәсе һәм техниканың Җитештерүчәнлеге турында сөйли.
Хәзерге вакытта уңыш уртача гектарыннан 43 центнер тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, туфракның бонитетын һәм районның табигый-климат шартларын исәпкә алганда, бу — бик яхшы нәтиҗә. Уңышның мул булуы агротехник чараларның вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын да раслый.
Урып-Җыю кампаниясенең беренче этабында район буенча барлыгы 18 мең гектарга якын мәйданда үстерелгән бөртекле һәм кузаклы культуралар Җыеп алыначак. Бүгенге көнгә басуларның 60 проценты инде эшкәртелгән. Калган мәйданнарда да эшләр планлы рәвештә дәвам итә.
Көзге бодай уңышын Җыеп бетергәннән соң, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы арпа, май Җитештерү өчен үстерелгән Җитен, ә кампаниянең соңгы этабында терлек азыгы өчен игелгән кукуруз уңышын Җыюга керешәчәк.
Район игенчеләре урып-Җыю эшләрен оптималь срокларда төгәлләп, үстерелгән уңышны тулысынча амбарларга кайтару бурычын куя.
Рустам Сафин
MAX
