Җир шарында яшәүче һәр халыкның үзенә генә хас тормыш-көнкүреше, уеннары, гореф-гадәтләре, рухи байлыгы бар. Испаннар, мәсәлән, кызыл төскә ярсыган үгезләрне бәйдән ычкындырып тамаша ясый.
Күзләренә ак-кара күренмичә урам буйлап чапкан үгезләр юлларында очраган кешеләрне мөгезләре белән чөя, кабыргаларын сындыра, хәтта гомерлек инвалид итеп калдырырга да мөмкин. Кайбер илләрдә футбол белән «җенләнәләр». Русларда йодрык сугышы киң таралган.
Ә безнең татарларда кышкы озын кичләрдә яшьләр аулак өйләргә Җыелып, Җырлап-биеп күңел ачканнар, табышмак әйтешкәннәр, тизәйткечләрне буталмыйча тиз әйтүдә ярышканнар, йөзек салу һәм башка төрле уеннар оештырганнар. Кызлар исә бәлеш пешереп, аш-суга осталыкларын күрсәткәннәр.
Ә Җәйге тымызык кичләрдә яшь-җилкенчәк ындыр артындагы әрәмәлектә кичке уеннар үткәргән. Кичке уеннар үзе бер спектакль булган. Мондагы «программа» тагын да байрак: Җырлы-биюле түгәрәк уеннар, капкалы уеннар, парлы Җырлар… Егет белән кыз кара-каршы Җырлашкан. Җырның ертыгы юк, диләр бит. Авыл тормышында булган мәзәк хәлләрне искә төшереп, бер-берсен үпкәләтмәслек итеп кенә «чеметеп» тә алганнар. Монда тапкыр булырга, башыңны эшләтергә, Җор телле һәм импровизациягә сәләтле булырга кирәк. Җавабың да шигъри, рифмалы булсын. Җавапсыз калсаң — отыласың. Җәзасы да төрлечә: «Әтәч булып кычкыр!», «Кәҗә булып мәэлдә!» Ә кайчак, уенын-чынын бергә кушып: «Бар әле, фәлән абзыйларның бакчасыннан бер кыяр алып кил!» — дип тә әйтергә мөмкиннәр.
Сабан туе турында озаклап сөйләргә дә, тәфсилләп язарга да мөмкин. Әмма барысын да язып бетерү мөмкин түгел. Йөгерү ярышлары гына да әллә ничә төрле: малайлар, хатын-кызлар, өлкәннәр, бабайлар йөгереше, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү… Санап бетергесез. Соңгы елларда хәтта ирләрнең хатыннарын тачка-арбага утыртып йөгерүе дә гадәткә керде. Әлбәттә, ат чабышы белән милли көрәш Сабантуйның йөзек кашы булып кала.
Шушы ярышларның һәркайсы нигезендә гаделлек ята. Көчең бар икән — йөгер, баганага мен, көрәш. Сабан туе — чын мәгънәсендә татарның үз Олимпиадасы! Әгәр бу бәйрәм дөнья белән идарә иткән халыкларның берсендә туган булса, валлаһи, грекларның Олимпиадасы да икенче планга күчәр иде!
«Әйтсәң — сүз, төртсәң — күз», дигәндәй, соңгы елларда «заманча» дигән сылтау белән Сабан туе программасына баскетбол, волейбол, бокс кебек безнең милли традицияләргә хас булмаган спорт төрләре өстәлә башлады.
Моның белән генә дә чикләнмичә, Мәскәүдән, Петербургтан миллионнар түләп, болай да мул тормышта яшәгән артистларны чакыру да модага кереп бара. Араларында әхлак ягыннан үрнәк булмаганнары да очрый, дип ишетәбез. Быел исә кайбер районнар: «Үзебезнең артистларыбыз да алардан ким түгел», — дип, хәтта Казан артистларын да чакырмаган.
Уйлап карасаң, һәр авыл үзе бер кечкенә дәүләт кебек. Гасырлар аша килгән бу бәйрәмне һәр авыл үзенчә үткәрергә омтыла. Чөнки һәрберсенең үз йөзе, үз холык-фигыле, үз кәсебе бар: берсе киез итек баса, икенчесе чана ясый, өченчесе тире или, дүртенчесе шәл бәйли… Шуңа күрә һәркайсы үзенә генә хас төсмергә ия.
Һәр авылның үз гармунчысы, сандугачтай моңлы Җырчысы, Җор телле кешеләре була. Монда барысы да бер-берсен белә: дус-ишләр, туган-тумачалар. Шуңа күрә мәйданга сөлге тотып чакырылган авылдашы өчен һәркем чын күңелдән Җан ата.
Юк, мин һич кенә дә спортка каршы түгел. Телевизордан күрсәтелгән ярышларны мөмкин кадәр карарга тырышам. Бигрәк тә спортчы республикабыз данын яклап чыгыш ясый икән, нинди милләттән булуына карамастан, аның өчен Җан атып утырам.
Шөкер, спорт дөньясында дан казанган егет-кызларыбыз элек тә булган, хәзер дә бар. Берничәсен генә искә төшерәм. Футбол буенча СССР Җыелма командасының унике ел капитаны булган Галимҗан Хөсәенов, мотоузыш буенча сигез тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Габдрахман Кадыйров, нәфис гимнастикада һәм фигуралы шууда зур уңышларга ирешеп, халык мәхәббәтен казанган спортчыларыбыз… Бокс даньясында «Кара малай» кушаматы белән дан казанган Җиңелүнең ни икәнен белми торган «непобедимый» чемпион Королевны нокаутка тәгәрәткән Нурмөхәммәт Алимов, билбау көрәшендә дөнья чемпионы Булат Вәлиевләр белән ничек горурланмыйсың инде?!
Әмма дә ләкин, пәри-башка, жен-башка дигәндәй, ул баскетбол, волейбол, боксларны Сабантуй программасына кертеп түгел, аерым турнир итеп оештырсыннар, әнә бит, безнең Түбән Камада «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев көрәшче Данил Галиев истәлегенә ел саен турнир үткәрә. Анда Җыелма команда булып районнардан килгән көрәшчеләр дә, башка төбәкләрдән килгән көрәшчеләр дә келәмгә чыга. Тамаша залы шыгрым тулы була. Турнир истә калырлык бәйрәмгә әйләнә.
Безнең татарда кеше үзенең Җиде буын бабасын белергә тиеш дигәннәр элек. Яшьләр өйләнешкәндә булачак кияүнең, булачак киленнең нинди нәселдән икәнен белергә тырышканнар. Эшчәнме, ялкау түгелме, һөнәре бармы?.. Соңгы вакытларда күпләр үзләренең шәҗәрәсен төзи башлады. Хәтта туган авылының тарихын язучылар да бар. Сабан туенда бәлки ул фидакарьләрнең хезмәтен дә искә алырга кирәктер. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырып, бүләк бирсәң дә начар булмас иде. Менә бу традицияләребезгә нигезләнгән бер яңалык булыр иде.
Сабан туе кебек елга бер генә тапкыр үткәрелә торган бәйрәм программасына яшь парларның никах йолаларын да кертеп булыр иде: балдак алыштыру; татлы да, бәрәкәтле дә тормыш теләп, кияү белән киленгә бал каптыру; кияү йортында киленне мендәргә бастырып каршы алу, «килен чишмәгә суга бара» йоласын искә төшереп, аңа көянтә-чиләк бүләк итү һәм башка күркәм гореф-гадәтләребезне күрсәтү.
Без үскәндә яшел чирәмгә кара-каршы утырып, аякларны терәшеп таяк тартышу бик популяр иде. Кем көндәшен урыныннан тартып ала, шул Җиңүче саналды. Соңгы елларда бу ярыш нигәдер Сабантуй программасыннан төшеп калды. Онытылмасын иде.
Халкыбыз тарихында меңләгән еллар буе ау коралы да, Ватанны саклау коралы да булып хезмәт иткән Җәя белән ук бар. Ул халкыбызның фольклорына да, әдәбиятына да кергән, димәк, ул безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә, Җәя белән ук халык хәтереннән югалмасын өчен, Сабан туе мәйданының бер читендә мишень куеп, ук ату ярышлары үткәрергә кирәк. Кем төзрәк ата? Кемнең угы ераграк оча? Җиңүче шул булсын.
Тагын бер искәрмә. «Заманча» дигән сылтау белән Җәягә төрле Җайланмалар, әйтик, оптик төзәгечләр урнаштырырга ярамый. Җәя элеккечә сыгылмалы элмә яки шомырт ботагыннан ясалырга тиеш. Бөгелгән ботак язылып китмәсен өчен, бауны ике башындагы махсус уемнарга эләктерәләр. Безнең балачакта аны иләнгән тиредән нечкә генә итеп телеп ясый торган идек. Хәзер исә моңа яраклы, нык һәм чыдам материалларны табуы кыен түгел.
Тарихи чыганакларда Җәядән иң төз һәм еракка аткан татар мәргәннәренең исемнәре дә сакланган. Әмма аларның барысын да бу кыска язмада санап чыгу мөмкин түгел.
Һәм соңгысы… Безнең татар халкы: «Табын күрке — икмәк», — дисә, руслар: «Хлеб — всему голова», — ди. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Ипекәйдән дә кадерлерәк нигъмәт юк. Ачлык елларын искә төшерәсем килми. Әмма бүгенге муллык заманында да өстәлдә башка ризыклар белән бергә ипи булмаса, нидер Җитмәгән кебек тоела.
Милләттәшләрем! Әйдәгез, киләсе Сабантуйларыбызда бу бәйрәмнең игенче хезмәтенә һәм ипекәйгә булган хөрмәтнең чиксез кадерле икәнен күрсәтик. Иң ахырда Кыр батыры Сабантуй батырына түгәрәк ипи бүләк итсен! Бу ипекәй батырга бирелгән тәкәдән дә, хәтта автомобильдән дә кадерлерәк бүләк саналсын, әлеге матур гамәл киләчәк буыннарга күчәрлек күркәм традициягә әверелсен иде.

MAX
