Бу сигналны сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка хәбәр итү чаралары аша да тапшырырга мөмкин.

Сирена яки тавыш көчәйткечләр аша сигнал ишетелгәндә, сезгә аның сәбәбен аңлатуны яки ашыгыч хәбәрне тыңлау өчен телевизор һәм радионы кабызырга кирәк. Анда килеп туган хәл, иминлек чаралары һәм нинди гамәлләр кылырга кирәклек турында сөйләячәкләр. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.

Шулай ук, смартфоныгызга Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасыннан (РСЧС) яки «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасыннан килгән хәбәрләрне тикшерегез.

Бирелгән инструкцияләр буенча эш итәрге, шулай ук якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга бу хакта сөйләргә киңәш ителә.