Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыларга тирән рәхмәт сүзләре белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләү сүзләрен җиткерде.
«Хәзерге шартларда яшь буыннарда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү аеруча зур әһәмияткә ия. Балаларыбызда туган җиргә мәхәббәт, тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләүдә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Туган тел укытучысы — ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч. Бүген мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Без яңа технологияләр, ясалма интеллект юнәлешен кулланабыз, укытуның инновацион методикаларын булдырабыз. Әлеге форум укучылар заманча дөнья таләпләренә туры килә торган сыйфатлы белем алсын өчен тармакның алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз», — диелә хәбәрдә.
Фәрит Мөхәммәтшин, үзенең мисалында, туган телне ничә яшьтә дә өйрәнү оят түгел икәнен раслады.
«Мин 45 яшемә кадәр татар телен белмәдем. Урыс авылында туып, урыслар арасында үсеп, Казанга депутат итеп сайлаганнан соң, милләттәшләрем: „Бүгенге утырышны татар телендә алып барырга кушабыз“, — дип тавышка куйдылар. Ә үземнең сүз байлыгым юк, бу миндә эчке канәгатьсезлек тудырды. Шунда мин татар телен өйрәнә башладым. Разил Вәлиевкә, Туфан Миңнуллинга, башка педагогларга бик зур рәхмәт. Алар үзләренең китапларын биреп: „Көзге каршына басып, кычкырып укы“, — дияләр иде. „Башы киткәнме соң?“ — дип әйтүчеләр дә булды, ә мин горурлык белән: „Туган телемне өйрәнәм“, — дидем», — дип искә алды ул.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX