Без бүгенге көндә артык зур проблемаларны күтәрергә яратабыз, тик шул ук вакытта гади генә булган сәламләшүгә игътибар бирмибез. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәламләшүне Исламның иң хәерле сыйфаты дип атый. Чит кешенең өенә аяк басканда сәлам биреп керү мәҗбүри.
Аллаһы Тәгалә безгә сәлам бирүне, сәламләшүне боера. Чөнки безнең бер-беребез белән очрашуыбыз, бер-беребезгә карата мөнәсәбәтебез сәламләшүдән башлана. Сәламләшү араларның якынаюына, өммәтебезнең көчәюенә китерә торган бер гамәл. Шуның өчен дә сәламләшү бер-беребезгә мөнәсәбәтебезне генә түгел, хәтта Аллаһы Тәгаләгә булган мөнәсәбәтебезне, аңа якынлыгыбызны күрсәтә. Очрашканда кайсыбыз башлап сәлам бирә, шул Аллаһыга якынрак.
«Чынлыкта, кемнәр беренче булып сәлам бирә, шулар Аллаһка иң якыннардыр», (хәдис).
Сәламләшү ул күркәм гадәтләребезнең берсе генә түгел, ул безнең бер-беребезгә карата булган мөнәсәбәтебез, бурычыбыз. Бәра ибне Газибиннән килгән риваятьтә: «Аллаһының илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) безгә 7 нәрсә боерды: авыруның хәлен белергә, мәрхүмнең җеназасында катнашырга, төчкергәнгә хәериминлек теләргә, зәгыйфькә ярдәм итәргә, золым ителүчене якларга, кешеләргә сәлам бирергә һәм ант итүченең антын үтәүдә ярдәм итәргә».
«Үзенең кулында минем җаным булган зат белән ант итеп әйтәмен, сез берегез дә чынлап иман китермичә торып Жәннәткә кермәячәксез, ә бер-берегезне яратмый торып чынлап иман китерүчеләрдән булмаячаксыз. Сезгә әйтергәме, нәрсә эшләсәгез, сез бер-берегезне ярата башлаячаксыз? Бер-берегезне сәламләгез» (хәдис. Тирмизи).
Безнең күбебез сүз күтәрми, сабыр гына бер-беребезне тыңлый белмибез, сәбәпсезгә, яки юк-барга да бик тиз үпкәлибез, озак кына сөйләшмичә дә йөрибез, шулай итеп, аралар ерагая, суына. Ә бер-беребезгә сәлам бирешү аралар якынаюга сәбәп була.
Ә сәламләшү әдәбен беләбезме соң? «Аттагы кеше җәяүлене, җәяүле утырып торучыны, аз кеше күп кешене, кечкенәләр зурларны сәламнәрга тиеш» (хәдис. Сахих әл-Бохари).
«Әгәр берегез мөселман туганыгыз белән очрашса, сәлам бирсен, шуннан соң араларын таш, агач яисә стен аерып торса, тагын очрашсалар, яңадан сәлам бирсен», (хәдис).
Сәлам бирешү очрашканда гына түгел, бәлки аерылышканда да булырга тиеш. Бу хакта пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Әгәр берәрегез мәҗлескә юлыкса, җыелган кешеләрне сәламләсен һәм әгәр китәргә теләсә, ул шулай ук аларны сәламләсен. Чөнки беренчесе икенчесеннан мәҗбүрилектә ким түгел» (хәдис. Әбү Дауд).
Очрашканда һәм аерылышканда сәлам бирешсәк, Иншә Аллаһ, көнебез хәерле узар, араларга тынычлык иңәр.
Барыбыз да галим була алмый, шулай ук гел изге гамәлләр генә кылып йөрү дә барыбызнын да көченнән килми. Әмма бәхетебезнең башы булган гади генә сәламләшүне барыбыз да булдыра ала. Әгәр дә шушы гамәлне һәр вакыт эшләсәк, калганын тырышсак, Иншә Аллаһ, Аллаһы тәгалә безне үзенең рәхмәтеннән ташламас.
MAX
