Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 50 яшьлек ханым белән ялган сатучы арасында төп аралашу мессенджерда барган.
Алар товарның ярты бәясенә алдан түләү турында килешкәннәр. Зыян күрүче 82 215 сум акча күчергән, шуннан соң ялган сатучы товарны китерергә вәгъдә иткән, ләкин соңрак тулысынча түләүне таләп иткән. Хатын-кыз алдаудан шикләнеп, полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
