Чара милли гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга татар мәдәниятенә мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелде.
Катнашучылар өчен бай эчтәлекле програма әзерләнә. Балаларны, иң элек, милли уеннарда көч сынашырга чакырдылар. Яшь батырлар капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, көрәш кебек традицион ярышларда актив катнаштылар. Уеннарда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең музыкаль өлеше аеруча җанлы булды. Рөстәм Асадуллин үзенең популяр җырларын башкарып, балаларны һәм укытучыларны моңлы тавышы белән сөендерде. Шулай ук «Сөенеч» театры артистлары да үз чыгышлары белән кунакларның күңелен күтәрделәр, алар белән бергәләп җырлап-биеп, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Оештыручылар әлеге чара укучыларда татар халкының бай мирасына карата кызыксыну уятуын билгеләп үтте. Мондый форматтагы Сабантуй балаларга уен-көлке аша тарихка һәм мәдәнияткә якынаерга мөмкинлек бирә.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
