Яңа картинаның нигезендә — бию образы. Рәссам аны гади хәрәкәтләр җыелмасы итеп кенә түгел, ә тирән мәгънәле символ, бәхет, буыннар бәйләнеше һәм тамырларың белән горурлану метафорасы итеп күзаллый. Автор үзе аңлатканча, якут биюе борынгыдан ук кояш культы белән генетик яктан бәйле.

Мортазин иҗатында еш очрый торган динамик, хәрәкәтле композицияләрдән аермалы буларак, әлеге картинада тыныч, уйланылган, салмак хәрәкәтләр өстенлек итә. Биюнең ритмын бубен тавышы билгели, ул бөтен күренешкә үзенә күрә бер «йөрәк тибеше» өсти, тамашачыны эчке халәткә алып керә.

«Якут биюе» картинасы
«Якут биюе» картинасы

Рәссам фикеренчә, якут биюе — ул гармониягә омтылыш чагылышы. Бу гармония ир белән хатын-кыз арасында гына түгел, ә кеше белән табигать, кеше белән галәм арасындагы бәйләнешне дә үз эченә ала. Ә бубен, үз чиратында, символик мәгънәгә ия: ул галәмне, этносның бөтенлеген, дөнья төзелешен гәүдәләндерә.

Әлеге әсәр тамашачыны уйланырга, үзенең тамырлары, мәдәнияте һәм дөньядагы урыны турында фикер йөртергә этәрә. Илдус Мортазин иҗатының көчле ягы да нәкъ менә шунда — ул гади образлар аша тирән фәлсәфи мәгънә ачып бирә белә.

Яңа картина рәссамның халык мәдәниятенә багышланган сериясендә үзенчәлекле урын алып, төрле милләтләрнең рухи байлыгын берләштерүче сәнгать әсәре буларак кабул ителә.